Самарада гомер итүче якташыбыз нурлатлыларга изге Рамазан аенда “Дуслык" газетасына язылу бүләк итте

2024 елның 28 марты, пәнҗешәмбе

«Прогресс-В» компанияләр төркеме президенты Вазыйх Мөхәммәтшин «Нурлат-информ» акциясен хуплады.

Изге Рамазан аенда «Нурлат – информ» тарафыннан игълан ителгән «Рамазанга бүләк» хәйрия акциясе башка төбәкләрдә яшәүче якташларыбызда да хуплау тапты. Якташыбыз, «Прогресс В» компанияләр төркеме президенты, Россиянең атказанган төзүчесе Вазыйх Гата улы Мөхәммәтшин беренчеләрдән булып акциягә кушылды һәм мохтаҗлык кичергән 16 нурлатлыга «Дуслык» газетасына язылу бүләк итте.

Мөселманнар өчен изге булган Рамазан аенда һәркем мөмкин кадәр күбрәк изге гамәлләр кылырга тырыша. Рамазан аенда кылган һәр игелекле эшнең  сәвабы 700-1000 тапкыр арта дип санала. Нурлатлылар якташыбызның бүләген рәхмәт белән кабул иттеләр һәм Вазыйх Гатовичка барлык теләкләрен, саулык-сәламәтлек һәм яңа уңышларга ирешүен теләделәр.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Вазых Гатович безнең редакциянең ышанычлы дусты булып тора. Аның хәйрия ярдәме белән Нурлатта журналистларга һәйкәл куелды, ул күп санлы редакция конкурслары һәм проектлары спонсоры булып тора. Әйтик, быел февраль аенда аның финанс ярдәме белән "Кабатланмас моң" конкурсы узды, җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында якташыбыз үзе катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International