Бүген Россия МВДсының Нурлат районы бүлегендә 2019 елгы оператив - служба эшчәнлегенә һәм киләсе чорга бурычларга багышланган киңәшмә узды.
Киңәшмә эшендә район башлыгы Алмаз Әхмәтшин катнашты.
Россия МВДсының Нурлат районы буенча начальнигы Владимир Елисеев проблемалы сораулар, киләсе чорга бурычлар хакында хәбәр итте.Киңәшмәдә район башлыгы Алмаз Әхмәтшин районда алып барылучы эшләргә тукталды, шулай ук республика программалары кысаларында башкарылачак эшләр планы белән таныштырды.