Нурлатта салым кампаниясе: вакыт бар әле

2018 елның 16 октябре, сишәмбе

Салым кампаниясенең иң кызган мәле – физик затларның 2017 ел өчен милек, җир һәм транспорт салымнарын түләргә бер айдан артыграк вакытлары калып бара. Россия ФНСының ТР буенча 12нче районара инспекциясе мәгълүматларына караганда, 12 октябрьгә районда транспорт салымнары 31,1 процентка, җир – 25,3 процентка, милек – 29,4 процентка түләнгән. Салымнар җыелуның түбән дәрәҗәсе почта аша салым уведомлениеләренең килеп бетмәве белән дә бәйле. Аларны тарату октябрь азагында төгәлләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International