Нурлат моряклары киләчәккә юллама белән капсула салдылар

2018 елның 14 июле, шимбә

Бүген Нурлат шәһәрендә истәлекле вакыйга булды – бөек Ватаныбызның төрле флотларында хезмәт узган хәрбиләр истәлегенә куелачак мемориал нигезенә киләчәк буыннарга юллама язылган капсула салынды. Тантаналы чарада район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Ильяс Әхмәтҗанов, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рәфис Хәмзин катнаштылар. Морякларны матур башлангычлары белән хәрби комиссариат вәкилләре һәм башкалар котлады. Ал тасма киселгәннән соң, Нурлат шәһәре хәрби-диңгез флоты берлеге Владислав Кузьмин киләчәк буыннарга юламаны укыды. Аннары капсуланы булачак истәлек мемориалының нигезенә салдылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International