Нурлатта район һәм шәһәр сессияләре үтте

2018 елның 13 июле, җомга

Җомга көнне район һәм шәһәр Советларының чираттагы XXV сессияләре үтте. Аларның эшендә район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Әхмәтшин катнашты. Шәһәр Советы сессиясе районда социаль яклау чаралары турындагы мәсьәләне  караудан башланды. Социаль яклау бүлеге начальнигы Оксана Терентьева тема буенча җентекле доклад ясады. Үз чыгышында ул агымдагы елның 1 июленә  социаль яклау чараларыннан файдаланучылар саны 22880 кеше тәшкил итүен билгеләп үтте.

Сессия шәһәр Советы Карарларына үзгәрешләр кертү һәм башка мәсьәләләрне карау белән дәвам итте.

Район Советы сессиясендә кайбер карарларга үзгәрешләр кертү буенча сораулар каралды. Моннан тыш, көн тәртибенә  хезмәт урынында үз-үзеңне тоту һәм районда мәнфәгатьльр  конфликтын көйләү  турында һәм башка мәсьәләләр кертелгән иде. Азактан Алмаз Әхмәтшин җыелучыларның игътибарын республикада коену сезоны белән бәйле хәлгә юнәлтте. Шулай ук ачык сулыкларда коенучыларга контрольлек итәргә тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International