Нурлат районы полиция бүлекчәсе беренче яртыеллыкка нәтиҗәләр ясады

2018 елның 11 июле, чәршәмбе

Бүген, 11 июль көнне, Россия МВДсының эчке эшләр бүлегендә беренче яртыеллыктагы оператив-служба эшчәнлегенә   нәтиҗәләр ясадылар.

Киңәшмә эшендә район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Ильяс Әхмәтҗанов, Нурлат шәһәре прокуроры Рамил Гарифуллин, районара тикшерү бүлеге җитәкчесе Рөстәм Хәйруллин катнаштылар. Киңәшмәдә штаб начальнигы Роза Мортазина подразделениеләрнең төп күрсәткечләре белән таныштырды. Район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Ильяс Әхмәтҗанов “Имин шәһәр” программасының тормышка ашырылуына төп игътибарны юнәлтте һәм бүлек коллективына Нурлаттагы чараларда җәмәгать тәртибен саклаулары өчен рәхмәт белдерде. Беренче өлеш азагында бер төркем хезмәткәр бүләкләр алды. Алга таба полиция бүлеге коллективы эшчәнлекнең төрле юнәлешләре буенча фикер алышты һәм  алдагы чорга планнар билгеләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International