Нурлат районында үзара салым авылларны төзекләндерергә ярдәм итә

2018 елның 10 июле, сишәмбе

Быел Елаур авыл җирлегендә Октябринадагы зиратның коймаларын алыштырмакчы булганнар, әмма әлеге эшне иганәчеләр үз өсләренә алып, башкарып та чыкканнар. Бу Берлек-Михайловкада эшләрне планлаштырырга мөмкинлек биргән: хәзерге вакытта авыл зиратын коймалау һәм кирәк-ярак саклау өчен бина төзелешенә материаллар кайтару буенча килешү төзелә. Авыл җирлегендә төзекләндерү буенча зур эш алып барыла.

– Бу юнәлештә Төзекләндерү кагыйдәләрен үтәүне тикшерү буенча эш алып бара торган административ комиссиянең чаралары нәтиҗәле, – ди Елаур авыл җирлеге башлыгы Ольга Охотникова. – Быел халык кагыйдәләрне азрак боза, шунысы сөенечле. Былтыр 18 предписание чыгарылган булса, агымдагы елда 5 кенә. Билгеләнгән вакыт эчендә кагыйдәләр бозу бетерелгәнгә, беркетмәләр төзелмәде. Торак пунктларда, зиратларда чүп үләннәрен чабу дәвам итә.

Тулаем, авыл җирлегендә үзара салым чаралары уңышлы кулланыла. Мисал өчен, беренче яртыеллыкта Елаурда 1400 метр СИП сузганнар һәм Молодежная белән Центральная урамнарында 16 яктырткыч куйганнар. Ольга Витальевна сүзләренә караганда, алар исәпләгечне алыштырганнан соң гына гамәлгә кертеләчәк, бу эш якын араларда башкарылыр дип көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International