Нурлат районында Фирдүс Тямаев бәйрәмгә кунаклар җыйды

2018 елның 8 июле, якшәмбе

Түбән Нурлат микрорайонында “Тямаев-фест” быел да гаҗәеп зур бәйрәм булып узды. Анда Нуралттан гына түгел, бөтен республикадан, хәтта тирә-күрше өлкәләрдән дә халык күпләп килгән иде. Якташыбыз, популяр җырчы Фирдүс Тямаев быел кунакларны күңелле яңалык белән каршы алды – шул көннәрдә генә ТР Президенты Указы белән аңа “ТРның атказанган артисты” исеме бирелде. Бәйрәмдә дәрәҗәле кунаклар – ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Ильяс Әхмәтҗанов котладылар. Сәхнәдә популяр җырчылар чыгыш ясады, мәйданда Сабантуй уеннары гөрләде. Бәйрәм көн буена дәвам итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International