“Уяв”та җанатарларның иң актив төркеме “Уяв батыры” бәйгесендә булгандыр, мөгаен. Ярышлар традиция буенча чуваш милли көрәше “Керешу” кагыйдәләре буенча үтте. Көрәш келәмендә 4 үлчәү категориясендә 80 көчле көрәшче көч сынашты. Турнирның кубогы һәм төп призына Иске Иглайдан Александр Максимов лаек булды.