Беренче очрашулар 4 июль көнне Богдашкино, Киекле, Иске Чаллы авыл җирлекләрендә үтте.
Аларда район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Әхмәтшин катнашты. Традицион очрашуларда җирле үзидарә органнары башлыклары халык алдында беренче яртыеллыктагы эшчәнлекләре нәтиҗәләре буенча хисап тотты. Җирле хакимият һәм район җитәкчелеге белән туры элемтә авыл халкына үзләрен кызыксындырган сорауларын бирергә һәм аларга объектив җаваплар алырга мөмкинлек бирде.