Хәрби хәрәкәтләр ветераннары көне

2018 елның 1 июле, якшәмбе

Узган якшәмбедә Нурлатта истәлекле дата – Хәрби хәрәкәтләр ветераннары көнен билгеләп үттеләр.

Әлегә ул рәсми статуска ия булмаса да, елдан-ел илебездә популярлаша бара. 2009 елдан башлап әлеге бәйрәм “Хәрби хәрәкәтләр ветераннарын искә алу һәм кайгы көне” дип атала. Әлеге дата безнең белән янәшә гомер кичерүче ветераннарга хөрмәт күрсәтү, арабыздан киткәннәрне искә алу көне буларак билгеләп үтелә.

Әлеге вакыйга уңаеннан шәһәрнең үзәк паркында митинг үтте. Анда хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан районыбыз кешеләре генә түгел, Самара өлкәсенең Чаллы Башы һәм Кошки районнарыннан да вәкилләр катнашты.

– Бу көнне Ватаныбызны, илебезне, безне һәм балаларыбызны намус белән саклаган кешеләрне искә алуыбыз бик дөрес, аларның күбесе чит җирләрдә башларын салган. Без аларны беркайчан да онытмабыз, һәрвакыт хәтеребездә сакларбыз. Хөрмәтле хәрби хәрәкәтләр ветераннары һәм катнашучылары, сезгә сәламәтлек һәм иминлек телим, – дип тантаналы митингка җыелучыларга мөрәҗәгать итте район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Ильяс Әхмәтҗанов сугышчы-интернационалистлар һәйкәленә веноклар салганнан соң.

Нурлат районы хәрби комиссариатының хәрби хезмәткә әзерләү һәм чакыру буенча бүлекчәсе начальнигы Илдус Мазияров бер төркем кешегә бүләкләр – “Кораллы көчләрнең 100 еллыгына”, “Төньяк Кавказдагы хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыга”, “Батырлык һәм каһарманлык өчен”, “Хәрби разведканың 95 еллыгына” медальләре тапшырды.

Аннан соң чара шәһәр стадионында дәвам итте, анда футбол буенча иптәшләрчә матч үтте. Хәрби хәрәкәтләр ветераннарының күчмә кубогы өчен 4 команда ярышты. Болар – әфганчылар һәм чеченнар, чик сакчылары, диңгезчеләр һәм десантникларның җыелма командалары. Уен финалында диңгезчеләр һәм чик сакчылары командалары очрашты. Күчмә кубокны Хәрби-диңгез флотында хезмәт итүчеләр яулады. Өченче урында – әфганчылар һәм чеченнарның җыелма командасы, дүртенчедә – һава-десант гаскәрләре командасы. Барысын да Мактау грамоталары һәм уыйммәтле бүләкләр белән билгеләп үттеләр.

– Традиция алга таба да дәвам итәр, дип өметләнәбез. Бу – безнең өчен хөрмәт билгесе, ә яшьләргә патриотик тәрбия бирү ягыннан үрнәк булып тора, – диде футбол матчыннан соң нурлатлы Владимир Леуков. Бу көнне аңа да истәлекле медаль тапшырылды.

Хәрби хәрәкәтләр ветераннарының Нурлат шәһәре иҗтимагый оешмасы рәисе Ришат Сафиуллин, чарага йомгак ясап, бүгенге очрашуның максаты көчлеләрне ачыклау түгел, ә бердәм команда булу өчен барысын да берләштерү икәнлеген билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International