24 майда билгеләп үтелгән славян язуы һәм мәдәнияте көне алдыннан җирлекара үзәк китапханә хезмәткәрләре “Китаплар дуслык күпере төзи» проекты кысаларында Халыклар дуслыгы йортында “Рус мәдәнияте бәйрәме» үткәрде. Нурлатлылар мондый чараны беренче тапкыр гына үткәрмиләр инде. Элегрәк узганары казак, үзбәк, татар һәм чуваш милләтләренә багышланган иде.
Традидиция буенча сәламләү сүзе белән китапханә директоры Роза Липатова чыгыш ясады.
Тәкъдир итү вакытында, кунакларрус милләте һәманың көнкүршен кызыксынып карадылар, күпереп пешкән икмәктән һәм башка милли ашамлыктан авыз иттеләр. Чара кунаклар тарафыннан халык җырларын башкару, җирле авторларның әсәрләрен уку белән дәвам иттте.