Мәктәбебездә 21нче февральдан 1нче апрельгә кадәр “Мин татарча сөйләшәм” акциясе игълан ителде

2018 елның 4 апреле, чәршәмбе

Аның төп максаты: халыкны, бигрәк тә яшьләрне татар телендә сөйләшергә өйрәтү. Иң элек акциянең планы кабул ителде һәм шул юнәлештә эш алып барылды. Мәктәбебездә ел да үткәрелә торган бу акция киң колач алды: җырлы-биюле күңелле тәнәфесләр дисеңме, стенгазеталар чыгару, укучылар арасында төрле бәйгеләр үткәрү һ.б.
Акция барышында туган тел укытучылары һәм мәктәп укучылары, тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Зәйниев М.М. белән берлектә, янгын сүндерүчеләр белән ПЧ-73 частена барып, әңгәмә үткәрделәр. Алар төрле милләтән булган кешеләр белән аралаштылар. Татар һәм рус милләтеннән булган хезмәткәрләр үзара бик тату яшиләр, татар телендә бик теләп аралашалар, гаиләләрендә туган телендә сөйләшеп, татарча тапшырулар карыйлар, газета журналлар алдыралар һәм безнең акциядә дә бик теләп катнаштылар. 
Иң кызыклы очрашу “Ледок” боз сараенда үтте . Яшь хоккейчыларның татар телендә бик иркен аралашуы аның җитәкчелегенә дә бәйле. Җитәкче Аюпов Әмир Сәлих улы үзенең 4нче мәктәп директоры булып күп еллар хезмәт куйган әтисе белән бәйле булганга, укучылар белән бик теләп аралашты. Үзенең хезмәткәрләрен дә төрле милләттән булуларына карамастан, татар телендә сөйләшүләренә басым ясады. Яшь хоккейчылар укучыларга бозда мастер-класс кына күрсәтеп калмадылар, хәтта һөҗүмче, сакчы, капкачы булуларын да татар телендә әйтә алдылар. Бу очрашудан укучыларыбыз бик дәртләнеп, горурлык хисе белән кайттылар, аларның күңелләренә хуш килде.
Әгәр дә без татарча сөйләшүне гамәлгә кертсәк, бу акциянең төп максаты тормышка ашар дип уйлыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International