Нурлат шикәр заводында эшкәртү сезоны азагына якынлашып килә. Шикәр ясаучылар бер атнадан артыграк вакыт эчендә басу-кырлардан чөгендер ташуны, инде гыйнвар азагына эшкәртүне тәмамларга ниятлиләр.
Сезон әле тәмамланмаган, әмма инде бүгеннән заводның 60 еллык тарихы эчендә күз күрмәгән рекордлы күрсәткечләр турында курыкмыйча әйтергә мөмкин. Кичәге көнгә биредә 340 мең тоннадан артыграк чөгендереннән 52 мең тоннадан артыграк шикәр җитештерергә өлгерделәр. Чагыштыру өчен: узган елда сезон азагына кадәр 250 мең тоннадан артыграк татлы тамыр эшкәртелгән һәм 33 мең тонна шикәр җитештерелгән булган.