2025 елның 10 апрелендә 12.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсе (алга таба - Идарә) республика территориясендәге идарәдә һәм Идарәнең 12 территориаль бүлегендә эшмәкәрләр өчен бердәм «Ачык ишекләр» көнен оештыра.
Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсенең (Татарстан) Нурлат, Аксубай, Әлки, Чирмешән районнарындагы территориаль бүлегендә түбәндәге адрес буенча: Нурлат шәһәре, Мәктәп урамы,10 йортта теләгән һәркемгә консультация бирәчәкләр: 8(84345)2-08-83, 8(84345)2-05-38.
Бердәм «Ачык ишекләр» көннәрен үткәрүнең максаты - идарә компетенциясе кысаларында эшмәкәрләргә түләүсез консультация ярдәме күрсәтү.