Яшь нурлатлылар Чуаш теле көненә багышланган I район фестивалендә катнашты

2024 елның 26 апреле, җомга

Фестивальнең оештыручылары-чуваш милли-мәдәни үзәге, мәдәният үсеше Үзәге, Нурлат районы Халыклар дуслыгы йорты һәм Татарстан халыклары автономиясе вәкиллеге.

"Безнең районда бу беренче балалар фестиваль-конкурсы. Анда этномәдәни компонентлы мәктәп укучылары гына түгел, ә шәһәр мәгариф учреждениеләре дә катнашты. Шулай ук мәктәпкәчә учреждениеләренщ йөрүче сабыйлар да катнашты. Чараның максаты - чуаш телен, чуаш халкының мәдәниятен һәм традицияләрен саклау һәм алга таба үстерү, чуаш телендә вокаль музыка һәм эстрада җыры өлкәсендә иҗади активлыкны ачыклау һәм стимуллаштыру, аларны халык арасында тарату һәм популярлаштыру. Без бик күп талантлы балаларыбыз булуына шат»,-дип билгеләп үтте Халыклар дуслыгы йорты директоры, Нурлат районының Чуваш милли-мәдәни үзәге җитәкчесе Галина Терентьева.

Төрле номинацияләрдә җиңүчеләргә, призерларга грамоталар һәм бүләкләр тапшырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International