Бу көннәрдә Нурлат районының яшь талантлары-ел саен үткәрелә торган «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгатенең XXIV ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең зона этабында җиңүчеләр фестивальнең суперфиналында катнаштылар. ЭСПЕРАНСА эстрада бию ансамбле (җитәкчесе Ольга Ильина, хореография номинациясендә) һәм 7 яшьлек Изабелла Буланова (җитәкчесе Наталья Чобиток, Конферанс номинациясендә) суперфинал җиңүчеләре дип танылды һәм 25 апрельдә Пирамидада узачак Гала-концертта катнашачак.
Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм алга таба иҗади уңышлар телибез!