Нурлатның ике мәчетенә рәсми рәвештә имам-хатыйблар билгеләнде

2024 елның 17 апреле, чәршәмбе

Биредә Нурлат районы Башлыгы урынбасары Линар Маняпов, Татарстанның көньяк төбәге казые, ТР мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров һәм ТР Рәисе департаментының эчке сәясәт мәсьәләләре буенча дини берләшмәләр белән үзара хезмәттәшлек идарәсе баш киңәшчесе Рәмис Хисмәтуллин катнашты.

Равил хәзрәт Зөфәров утырыш барышында барлык катнашучыларны республика мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән сәламләде. Аннары биредә җирле мөселман дини оешмаларына кагылышлы көнүзәк мәсьәләләр турында фикер алыштылар, ТР мөселманнары Диния нәзарәте боерыкларын карадылар, Диния нәзарәте нигезләмәсе нигезендә эшләү кирәклеге турында сөйләштеләр.

Равил хәзрәт монда ук яңа вазыфаларга билгеләнүләр турында игълан итте. «Минегөл» мәчетенең имам-хатыйбы итеп Фәнис хәзрәт Гыйниятуллин, ә үзәк мәчетнең имам – хатыйбы итеп Руслан хәзрәт Фәрхетдинов расланды. Ул аларга республика мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин имзасы белән ТР мөселманнары Диния нәзарәтеннән вазыйфаи таныклыкларын тапшырды.

Линар Маняпов җыелганнарга рәхмәт белдерде, барлык мәчет имамнарын санитар-экологик икеайлыкка актив кушылырга һәм мәхәллә кешеләре арасында зиратларны җыештыру буенча өмәләр оештырырга чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International