Кычытканлылар Россия Президентын сайлауда актив катнашалар

2024 елның 17 марты, якшәмбе

Тавыш бирүнең өченче көне – 17 март иртәсендә авыл халкының 73 проценты үз тавышларын бирде.

"Халык бик актив, тавыш бирүгә күтәренке кәеф белән киләләр. Барысы да үзләренең гражданлык позицияләрен күрсәтәләр, «Гаилә белән сайлыйбыз» акциясендә рәхәтләнеп катнашалар. Сигезенче, тугызынчы унлыкны узган өлкән буын вәкилләре дә читтә калмый, кайберләре, олы яшьтә булуларына карамастан, сайлау участогына үзләре килде», – дип билгеләп үтте Кычытканлы авылының 2372нче участок сайлау комиссиясе рәисе Эльмира Сабирова.

Эльвира Әнвәр кызы сүзләренчә, сайлау участогында күчмә тавыш бирү оештырылган. Бүгенге көндә иртән сайлау комиссиясе әгъзалары сайлау участогына яшьләре һәм сәламәтлекләре аркасында килә алмаган кычытканлылылардан 23 гариза кабул иткәннәр, сайлаучылар үз тавышларын өйдә генә биргәннәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International