Нурлат районының 2357нче сайлау участогында сайлауларның беренче көнендә барлык сайлаучыларның 47 проценты тавыш бирде

2024 елның 16 марты, шимбә

Чулпан урта мәктәбендә урнашкан 2357нче сайлау участогында сайлаучыларның югары активлыгы күзәтелә. Сайлауларның беренче көнендә үк сайлаучыларның 47 проценты сайлау участогына килгән.

"Сайлауларның беренче көнендә үк шундый актив булып килерләр дип көтмәгән идек. Бүген күпләр иртән илебезнең булачак Президенты өчен тавыш бирергә килде. Күпләр гаиләләр белән килә, бу да бик күңелле. 52 кеше өйдә тавыш бирү өчен гариза бирде, кичә аларның 36сында булдылар», – дип билгеләп үтте участок сайлау комиссиясе рәисе Әнвәр Шәяхмәтов.

Участок сайлау комиссиясе 7 кешедән тора. Әнвәр Мингәрәй улы сүзләренчә, комиссия бу составта инде күп еллар эшли, сайлау процессын үткәрү тәҗрибәсе бар. Ул үзе дә сайлау комиссиясен 1999 елдан бирле җитәкли.

"Безнең авыл халкы сайлауларда һәрвакыт зур активлык күрсәтә. Сайлаучыларның шактый өлеше иртәгәгә калдырмыйча, бүген үк үз сайлауларын ясар дип уйлыйм», – дип билгеләп үтте участок сайлау комиссиясе рәисе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International