Нурлаттан Вәгыйзь Шаһапов беренче булып үз сайлау участогында тавыш бирде

2024 елның 15 марты, җомга

Илнең киләчәге өчен тавыш бирергә теләүчеләр сайлау участоклары ачылганчы ук җыелган иде. Иртәнге сәгать 8дә 2332 нче УИКны ачу тантанасыннан соң беренче булып Вагиз Шаһапов үз тавышын бирде.

"Илнең киләчәге, үзебезнең һәм балаларыбызның, оныкларыбызның киләчәге өчен тавыш бирәбез. Сайлауларны беркайчан да калдырмыйм, чөнки монда һәр тавыш мөһим. Менә бүген иртән үк участокка тавыш бирергә ашыктым», – диде ул, бюллетенен урнага төшереп.

"Иртән килү яхшы, кешеләр зур теләк белән килә», – дип билгеләп үтте 2332нче УИК рәисе Гөлкәй Шакирова.

Беренче тавыш бирүчеләр арасында Мисбаховлар гаиләсе дә бар иде.

"Сайлаулар-гражданлык позициясен белдерү, илнең үсеш стратегиясен билгеләүгә үз өлешебезне кертү мөмкинлеге. Бүген безнең белән балаларыбызның да барасылары килде, алар мәктәптә укыйлар шул», – дип уртаклаштылар Сиринә һәм Айрат Мисбаховлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International