«Транссервис Нурлат» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте башкарма директоры Илдар Рәхимов билгеләп үтүенчә, хәзерге вакытта 360 хезмәткәр һәм З13 берәмлек техника исәпләнә.
Эш күрсәткечләре динамик. Машина йөртүчеләргә сорау зур. Ләкин чыгу җае табыла. Ул шулай ук агымдагы елга планнарны да җиткерде.
Дамир Ишкинеев районның социаль-икътисади үсеше турында сөйләде һәм предприятие хезмәткәрләренең сорауларына җавап бирде. Александр Шадриков предприятиенең динамик үсеш алуын билгеләп үтте һәм коллективка эшендә яңа уңышлар теләде. Монда ук җитештерү алдынгыларын да бүләкләделәр.