Нурлатлылар Туган тел көнен билгеләп үттеләр

2023 елның 26 апреле, чәршәмбе

Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 137 ел тулу уңаеннан Нурлат шәһәренең «Театр» скверында тантаналы чара узды.

Шәһәрнең мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре педагоглары татар, рус һәм чуаш халкының милли традицияләре турында тематик күргәзмә әзерләде. Анда Габдулла Тукай әсәрләре буенча төрле эшләнмәләр тәкъдим ителде. Тәрбиячеләр балалар өчен җептән курчаклар, кәгазьдән чәчәкләр һәм башкаларны ясау буенча мастер-класслар оештырганнар.

Нурлатлыларны төрле яшьтәге мәктәп укучылары иҗади номерлары белән сөендерде. Алар матур костюмнарда шагыйрьнең танылган шигырьләрен сөйләделәр, җырлар башкардылар. 9 нчы мәктәпнең 1А сыйныф укучылары аның «Эш беткэч уйнарга ярый»әсәрен сәхнәләштергән.

"Туган тел дәресләрендә без балаларны шундый чараларга әзерлибез. Алар матур шигырьләр, җырлар өйрәнәләр. Без шулай ук яраткан шагыйрьләребезнең әсәрләрен сәхнәләштерәбез. Балаларга бу ошый, алар үзләрен сәхнәдә күрсәтергә телиләр», - дип уртаклашты 9 нчы мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлүсә Шәмсуарова.

Бәйрәм татар театрына нигез салучы Габдулла Кариев һәйкәле янында дәвам итте. Биредә 2нче мәктәпнең 10-11 нче сыйныф укучылары Милли мәдәниятләр елы кысаларында Фатих Әмирханның «Хаят» повестеннан өзекләр тәкъдим итте.

Бәйрәмгә җыелган нурлатлылар арасында район язучылары да бар иде. Бәйрәмнең оештырылуы, балаларның чыгышы белән алар барысы да канәгать калды.

"Күпләр хәзерге буын күбрәк рус телендә сөйләшә дип уйларга күнеккән, бүгенге чара киресен исбатлады. Балалар Габдулла Тукайның бик күп матур шигырьләрен сөйләделәр. Аларның киемнәре авторның әсәрләренең рухын чагылдыра. Бу бик күңелле булды», - дип уртаклашты ТР атказанган мәдәният хезмәткәре, Нурлат шәһәренең Мактаулы гражданы Илдус Диндаров.

Район мәгариф бүлеге башлыгы Алсу Рәхмәтуллина сүзләренчә, әлеге чара балаларның туган телләрен тагын да кадерләүләренә һәм яратуларына юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International