Бүген, татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 137 ел тулу уңаеннан, Нурлатның «Бал корты» балалар бакчасында бәйрәм чарасы узды.
Балалар шагыйрьнең шигырьләрен зур кызыксыну һәм рәхәтлек белән искә алдылар, "Шүрәле","Кәҗә белән сарык", “Су анасы” әкиятләренә инсценировкалар карадылар. Шүрәле белән бергә татар халык уеннарын уйнадылар.
Балаларда кечкенәдән үк бөек шагыйрь шәхесенә мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләү мөһим. Балачакта Г. Тукай әсәрләре аша күбрәк тәэсирләр алган саен, ул киләчәктә югары рухи-әхлакый сыйфатларга ия булган яктырак, иҗади шәхес булачак.