Нурлатлылар «Татарстанның чиста урманнары» акциясендә катнаша

2022 елның 14 мае, шимбә

Нурлат районы участок урманчылыкларында «Татарстанның чиста урманнары»табигатьне саклау акциясе бара.

Анда Нурлат урманчылыгы хезмәткәрләре генә түгел, барлык теләүчеләр дә катнаша.

«Без ел саен «Татарстанның чиста урманнары» акциясендә катнашабыз. Бу экологик табигать саклау чарасыннан кешеләр урманның да чисталык һәм тәртип яратуын аңларга тиеш. Урманга хөрмәт белән карарга кирәк", - дип билгеләп үтте Мамык участок урманчылыгының участок урманчысы Наилә Сафиуллина.

Бу участокта, әлеге участок урманчылыгыннан тыш, трасса буйлап урман массивын чистарту белән Вишнево-Поляна участок урманчылыгы урманчылары, Нурлат урманчылыгының урман торгызу инженерлары, Егоркино авыл җирлегендә яшәүчеләр эшләде.

Шул ук вакытта табигать саклау акциясе кысаларында урман массивын чистарту Нурлат-Тимерлек, Нурлат-Әлмәт автоюлы буйлап алып барылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International