Нурлат яшьләрен «Кадрлар резервы. Республика командасы» республика проектында катнашырга чакыралар

2022 елның 18 гыйнвары, сишәмбе

Проектта Татарстан Республикасы территориясендә даими яшәүче 16 яшьтән 35 яшькә кадәрге кешеләр катнаша ала.

"Кадрлар резервы. Татарстан Республикасы командасы” -Татарстан Республикасында дәүләт яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру өчен кадрлар формалаштыру һәм үстерү бурычы торган проект.

Әлеге проект яшьләр белән эшләү буенча белгечләрнең төп компетенцияләрен үстерергә ярдәм итәргә тиеш.

Ел саен проектта Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче 16 яшьтән 35 яшькә кадәрге барлык социаль-демографик төркемнәр вәкилләре катнаша.

Кандидатлар берничә сайлап алу этабын уза.

www.rezervrt.ru сайтында гариза тутыру - тест һәм экспертлар белән күзгә-күз сөйләшү каралган.

Сайлап алу мотивацияне, катнашуның максаты, лидерлык потенциалын, команда белән хезмәттәшлек итү күнекмәләрен һәм фикерләүнең стандарт булмаганлыгын билгеләргә мөмкинлек бирә.

Укулар өч төп юнәлеш буенча узачак:

Ирекле ярдәм өлкәсендә ▪ ️менеджмент

Яшьләрне үзлектән ярдәм эшчәнлегенә җәлеп итәргә өйрәнәбез.

▪ ️Патриотик проектларны үстерү

Җәмгыятькә социаль әһәмиятле кыйммәтләрне алга этәрү буенча тәҗрибә туплыйбыз.

▪ ️Компьюнити Менеджмент

Фикердәшләр командаларын эзләргә һәм формалаштырырга өйрәнәбез, яшьләр сәясәте өлкәсендә белем туплыйбыз, яшь буын белән нәтиҗәле эш алып бару өчен аралашырга өйрәнәбез.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International