Якушкино авыл җирлеге 6 миллион 300 мең сумлык грант отты

2022 елның 11 гыйнвары, сишәмбе

Биредә «Татнефть» ГАҖ гранты акчаларын су белән тәэмин итү челтәрләрен реконструкцияләүгә юнәлдерергә планлаштыралар.

Кичә Якушкино авыл җирлегендә 2021 елгы эш нәтиҗәләре буенча гражданнар җыены булып узды. Җыен эшендә Нурлат районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин катнашты.

Авыл җирлеге башлыгы Хасибулла Хәмидуллин, шулай ук авыл Советы депутатлары отчет чорында башкарылган эшләр турында җентекләп сөйләделәр.  Коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация 90 процент тәшкил иткән, корылык аркасында янгыннарны профилактикалауга, терлек азыгы әзерләүгә аерым игътибар бирелгән. Хасибулла Хәбибулла улы билгеләп үткәнчә, тупас азык белән тәэмин ителеш 99 процент тәшкил иткән, монда җирле инвесторлар ярдәм иткән. Бүгенге көндә авыл җирлеге территориясендә 377 шәхси ярдәмче хуҗалыкта 600 баштан артык эре мөгезле терлек асрала, сөт сатудан кергән табыш-5,5 миллион, ит сатудан – 12 миллион сумнан артык. Биредә шулай ук иң актив шәхси ярдәмче хуҗалыклар да билгеләп үтелде.

Якушкино авыл җирлегендә яшәүчеләрнең активлыгын Алмаз Әхмәтшин та билгеләп үтте. Авыл җирлеге төрле конкурсларда актив катнаша һәм җиңүче була. Ел ахырында авыл җирлеге башкарма комитеты «Татнефть» ГАҖ конкурсында җиңүче булды һәм 6 млн.300 мең сумлык грант отты.

Халык җыены бүләкләү белән тәмамланды. Грамоталар белән авыл җирлегендә төрле яшьтәге кешеләрне билгеләделәр. Шунда ук Алмаз Сәлимович Хәмидуллиннар гаиләсенә саву аппаратына сертификат тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International