Нурлат районының Биляр-Озеро авылындагы иң борынгы гыйбадәтханәләрнең берсендә дә Раштуа бәйрәменә багышланган тантаналы чара узды.
Бәйрәм гыйбадәтен храм настоятеле, Нурлат районы благочинные иерей Сергий Егоров җитәкләде. Аның барышын район башлыгы урынбасары Линар Маняпов та карады. Ул килгән халыкны бәйрәм белән котлады һәм район җитәкчелеге исеменнән изге теләкләрен җиткерде.