Роспотребнадзор 9 декабрьдә эшмәкәрләр өчен «Ачык ишекләр көне» уздыра

2021 елның 1 декабре, чәршәмбе

Чара, үз эшчәнлекләре турында белешмәләрнең ачыклыгын һәм үтемлелеген арттыру максатларында, эшкуарлар өчен бердәм «Ачык ишекләр» көнен уздыру кысаларында узачак.

 

2021 елның 9 декабрендә 12.00 дән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсе (алга таба - Идарә) республика территориясендә идарәдә һәм 12 территориаль идарәдә эшкуарлар өчен бердәм «Ачык ишекләр» көне оештыра.

Пенсия фонды Идарәсенең Нурлат, Аксубай, Әлки, Чирмешән районнарында территориаль бүлегендә консультация алу өчен Нурлат шәһәре, Мәктәп урамы,10 адресы буенча, сәгать 12 дән16 сәгатькә кадәр барлык теләүчеләргә консультация биреләчәк.  Элемтә өчен телефоннар: 2-08-83, 2-19-71.

Бердәм "Ачык ишекләр" көненең максаты-идарә компетенциясе кысаларында эшкуарларга түләүсез консультацион ярдәм күрсәтү.

Консультациягә язылган эшмәкәрләргә территориаль бүлеккә килгәндә,  шәхси саклану чараларын (битлекләр, ресираторлар) куллану сорала.

 

Хөрмәтле эшкуарлар һәм бизнес вәкилләре!

Мәҗбүри таләпләрне белү-хокук бозуларны булдырмас өчен иң яхшы ысул!

 

Без сезне бердәм «Ачык ишекләр» көнендә консультацияләргә чакырабыз!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International