Нурлат районы юл хуҗалыгы хезмәткәрләре һәм ветераннары котлаулар кабул итте

2021 елның 15 октябре, җомга

Бүген район юл хуҗалыгы хезмәткәрләре һәм ветераннары якынлашып килүче һөнәри бәйрәм – юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне белән тантаналы рәвештә котлаулар кабул итте.

Юлчыларны Нурлат районы һәм шәһәре башлыгы исеменнән аның урынбасары Линар Маняпов котлады.

"Куелган бурычларның масштабы сезгә эшне салмак темпларда башкарырга юл куймый. Кышын һәм җәен, теләсә нинди һава торышы шартларында сез юлларның торышын күзәтәсез. Юлчыларның хезмәте һәркемнең күз алдында. Ә бу бәйрәм көнендә сезгә чын күңелдән бәхет, иминлек телим, ирешелгән нәтиҗәләр һәм яңа сыйфатлы юллар саклансын һәм артсын, – диде Линар Нурисламович.

Шулай ук чарада тармакның Рәхмәт хатлары, Нурлат муниципаль районы башлыгы Алмаз Әхмәтшинның Мактау грамоталары тапшырылды.

Нурлат автомобиль юллары идарәсе начальнигы Рафис Сафиуллин район җитәкчелегенә, тармак хезмәткәрләренә һәм ветераннарына аерым рәхмәт белдерде.

 Район мәдәният бүлеге хезмәткәрләренең концерт номерлары бәйрәм уңаеннан юл хуҗалыгы хезмәткәрләренә матур бүләк булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International