Нурлатның шикәрәрчеләр микрорайонында территорияне төзекләндерү эшләре бара

2021 елның 11 октябре, дүшәмбе

«Шикәр заводы» территориаль иҗтимагый үзидарәсе йортлар һәм учреждениеләр территорияләрен төзекләндерү буенча өзлексез эш алып бара.

ТИҮ рәисе Татьяна Максимова аны әле күптән түгел генә, агымдагы елның 1 июненнән үк җитәкли башласа да, йортлар янындагы территорияләрне һәм тулаем микрорайонны тәртипкә китерү буенча актив эш алып барырга өлгерде инде.

Аның карамагында 14 урам, 544 йорт бар, аларда 1600 – дән артык кеше яши.

«Без актив мәгълүмати-пропаганда эшчәнлеге белән шөгыльләнәбез, халык белән аралашабыз, тирә-юньдәге территорияне тәртипкә китерү зарурилыгын аңлатабыз: чүп-чар, төзелеш материалларын җыеп алу, йорт янындагы үләнне вакытында чабу. 1 июньнән йорт яны территорияләрендә төзелеш материалларын саклауга 24 рөхсәт бирелде», – дип билгеләп үтте Татьяна Николаевна,-халыкны ковидка каршы актив вакциналаштыруга җәлеп итәбез, халык арасында аңлату эшләре алып барабыз".

Гомумән алганда, микрорайонда яшәүчеләр аңлап каршылыйлар,  контактка баралар, йорт тирәсендәге территорияне чистарту һәм тәртиптә тоту кирәклеге белән килешәләр, бирелгән күрсәтмәләр буенча эшләр алып баралар.

Тик кызганычка каршы, барлык халык та таләпләрне үтәми, шуңа күрә төзекләндерү кагыйдәләрен үтәмәгән өчен штрафлар чыгарылырга мөмкин, дигән әңгәмәләр үткәрергә туры килә.

ТИҮ эшенең тагын бер юнәлеше-халыкка иске резина автомобиль көпчәкләрен чистарту кирәклеге турында аңлатма бирү. Биредә уңай динамиканы да билгеләп үтәргә мөмкин – хәзерге вакытта 74 автопокрышка җыелган.

Җәйге чорда үлән чабу буенча эш оештырылган.

"ТИҮ территориясендә тиешле санитар тәртиптә булмаган шәхси торак йортлар, нигездә, ташландык йортлар булуы ачыкланды. Тәртип урнаштыруда җәмәгать тәртибен саклау пункты хезмәткәрләре зур ярдәм күрсәтә", - дип сөйләде ТИҮ рәисе.

Татьяна Максимова микрорайонда яшәүчеләрнең активлыгын да уңай бәяли: алар ел саен территорияне иң яхшы төзекләндерүгә муниципаль конкурста катнашалар, төрле дәрәҗәдәге депутатлар белән очрашуларга киләләр, мессенджерларның берсендә үз чатлары да бар, анда микрорайон һәм шәһәр буенча төзекләндерү һәм уздырыла торган чаралар турында мәгълүмат урнаштырыла.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International