Нурлатта авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чара узды

2021 елның 7 октябре, пәнҗешәмбе

Нурлатта авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре көне уңаеннан Халыклар дуслыгы йортында тантаналы чара узды. Анда тармакта озак еллар тырышып хезмәт куйган һәм бүген дә эшләүче авыл хуҗалыгы алдынгылары хөрмәтләнде. “Нурлат сөте” хуҗалыгының баш икътисадчысы Надежда Храмова күптән түгел 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Монда бернинди гайре табигый хәл юк, дияр кайберәүләр. Әмма шунысы бар: Надежда Ивановна чираттагы туган көнен дә яраткан коллективында, хезмәттәшләре арасында каршы алды. Аның хезмәт стажы бер урында 50 елдан артыграк тәшкил итә һәм ул бүген дә яшьләрдән калыша торганнардан түгел әле.

– 1970 елда Синдряков исемендәге хуҗалыкка эшкә килгән идем, шул хуҗалык базасында “Нурлат сөте” оешкач, анда чакырдылар һәм бүгенге көнгә кадәр шунда эшемне яратып хезмәт куям. 40 ел баш бухгалтер булдым, хәзер баш икътисадчы мин, – ди Надежда Ивановна. Ул чагында счет төймәләре тарткан бухгалтер бүген инде заманча компьютер программаларын үзләштергән. “Татарстан Республикасының атказанган икътисадчысы” дигән мактаулы исемгә ия.

 – Һәрчак үз эшемә зур җаваплылык белән якын килдем. Үзем белмәгән нәрсәләр булса, өстәмә әдәбият куллана идем, әмма беркайчан да аңлашылмаучанлык калдырмадым, барлык яңалыкларны да беренчеләрдән булып өйрәнеп барырга тырыштым, – ди ул бүген. Ярты гасырлык хезмәтенә хөрмәт йөзеннән аңа тантаналы чарада район башлыгы урынбасары Линар Маняпов ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хатын тапшырды. Гомумән, бу көнне сәхнәдә бүләкләнүчеләр арасында район хуҗалыкларында тырышып эшләүче иң дәрәҗәле һөнәр ияләре – алдынгы комбайнчылар, тракторчылар, инженерлар, сыер савучылар, терлекчеләр, ветеринария табиблары, икмәк пешерүчеләр һәм башкалар бар иде. Көнне - төнгә ялгап, ял, бәйрәмнәр белән исәпләшмичә фидакарь хезмәт куючы һәм халыкны ел әйләнәсе сыйфатлы продукция белән тәэмин итүчеләр алар.

– Без сезнең хезмәтегезне хөрмәтлибез һәм алдыгызда баш иябез, – дип мөрәҗәгать итте бәйрәмгә чакырылучыларга Линар Нурисламович, район башлыгы Алмаз Әхмәтшин исеменнән котлау һәм теләкләрен җиткереп. Чарада 3 дистәдән артыграк авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате алдынгысына ТР Авыл хуҗалыгы һәм азыктөлек министрлыгы, район башлыгы, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды. Әлбәттә инде, ветераннар адресына да иң җылы хөрмәт сүзләре һәм теләкләр яңгырады. Котлаулар концерт номерлары белән аралашып барды. Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә матур җырларын республика артистлары да бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International