Нурлат районы башлыгы Бердәм тавыш бирү көнендә Дәүләт Думасына сайлауларда катнашты

2021 елның 19 сентябре, якшәмбе

2332нче сайлау участогы шәһәр гимназиясендә урнашкан һәм сайлаучылар исемлегендә район башлыгы Алмаз Әхмәтшин да бар. Быел ул сайлау участогына Бердәм тавыш бирү көнендә тормыш иптәше Фәридә Наиловна белән килде.

 – Сайлауларда катнашу – илебездә яшәүче һәр гражданның мактаулы бурычы. Ә бүген без киләчәгебезне сайлыйбыз, илебездә тотрыклылык, аның үсеше өчен тавыш бирәбез, – дип билгеләп үтте Алмаз Сәлимович.

 – Татарстан Республикасыннан сайланган Дәүләт Думасы депутатлары һәрчак зур активлык күрсәтәләр. Киләсе чакырылышта да республикабызны актив, эшлекле депутатлар тәкъдим итәр һәм алар Татарстанның үсешенә дә үзләреннән зур өлеш кертерләр дип ышанып калам

Исегезгә төшерәбез, Дәүләт Думасына сайлау көннәрендә район буенча тавыш бирү өчен 56 сайлау участогы ачылды. Участокларда төрле партияләрдән һәм иҗтимагый оешмалардан 233 күзәтүче эшли. Бүген, тавыш бирүнең соңгы көнендә, 20.00 сәгатькә кадәр тавыш бирергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International