Нурлат Сабан туенда «Уйна, гармун!» конкурсы узды

2021 елның 12 июне, шимбә

Гармунчылар, баянчылар һәм такмакчылар конкурс-фестивалендә 17 нурлатлы катнашты. Нурлат Сабан туенда иң моңлы һәм күңелле урын, мөгаен, район гармунчылары, баянчылары катнашында узган «Уйна, гармун!» конкурсы сәхнәсе булгандыр. Биредә Нурлат осталары башкаруында татар, рус һәм чуаш телләрендә көйләр һәм җырлар яңгырады. 17 катнашучының һәркайсы сәхнәдә үзенең яраткан көен башкарды, кайберләре халык җырларын уйнап башкарды. Нәтиҗәдә, конкурста Андреевкадан Василий Абрамов җиңүче булды, икенче урынны Вишневая Полянадан Александр Шерников, өченче урынны Яңа Әмзәдән Мансур Зәйниев алды. Иң яхшы гармунчыларга бүләкләрне Нурлат районы Башлыгы урынбасары Линар Маняпов төп сәхнәдә тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International