Нурлатның яшь кикбоксерлары ТР беренчелегендә чираттагы җиңүләрен яулады

2021 елның 30 мае, якшәмбе

Беренчелек Түбән Камада узды.

Галимҗан Хөсәенов исемендәге спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләрнең бүләкләр җыелмасы тагын 11 медальгә тулыланды. Сафин Тимур, Веренцов Павел, Дмитриев Владислав, Михеев Матвей - беренче, Газизов Самат, Икрамов Глеб, Гайсин Ранас - икенче, Тарасов Александр, Бархаткин Данил, Шәяхмәтов Искәндәр, Сәлахов Айдар өченче урыннарда. Котлыйбыз!

Яшь спортчылар кикбоксинг белән тренерлар Евгений Казаев һәм Илнур Әмиров җитәкчелегендә шөгыльләнәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International