Нурлатта журналистлар өчен ифтар узды

2021 елның 4 мае, сишәмбе

Кичә Нурлат районы мөхтәсибәте беренче тапкыр массакүләм коммуникацияләр һәм интернет-блоггерлар өчен ифтар оештырды.

Кичәдә «Нурлат-информ», җирле радио хезмәткәрләре, шулай ук социаль челтәрләрдә үз сәхифәләрен актив алып баручы нурлатлылар катнашты.

Ифтар алдыннан барлык катнашучыларны район имам-мөхтәсибе Наил хәзрәт Әбелханов сәламләде.

Ул кунакларга дин әһелләре өчен дә, журналистлар өчен дә сүзнең әһәмияте турында вәгазь белән мөрәҗәгать итте. «Һәр сүз чын һәм хак булырга тиеш. Әгәр без үз вәгазебз белән дин тотучыларның беразын колачласак, сезнең мәкаләләрне меңләгән кеше укый», - диде ул. Наил хәзрәт «ТАТМЕДИА» АҖнең «Нурлат – информ» филиалы баш мөхәррире-җитәкчесе Резедә Гиняевага Рәхмәт хаты тапшырды һәм тыгыз хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерде.

Резеда Әкрәм кызы, үз чиратында, ифтарда катнашучылар исеменнән Наил хәзрәткә әлеге мәҗлесне оештырулары өчен рәхмәт белдерде.

Кояш баегач, ифтар ашы узды, шуннан соң кичәдә катнашучылар Наил хәзрәт артыннан ахшам намазын укыды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International