Нурлатта бәйрәм гыйбадәтләре узды

2021 елның 2 мае, якшәмбе

Гайсә Терелеп Күккә ашты! Якты Пасха бәйрәмен бәйрәм төнендә православие динендәге нурлатлылар район благочиниесе храмнарында тантаналы гыйбадәт кылуда каршы алды.

Аллаһы илчесе Илья храмында узган гыйбадәтне өлкән иерей Александр Кузьмин җитәкләде. Литургия башланыр алдыннан чиркәүгә җыелган халыкны олы бәйрәм  белән район башлыгы урынбасары Линар Маняпов котлады. Ул район башлыгы Алмаз Әхмәтшинның иң җылы һәм ихлас теләкләрен җиткерде. Нурлатта барлык халыклар да, нинди дин тотуларына карамастан, бер-берләренең гореф-гадәтләрен хөрмәт итеп, тату яшиләр, дип билгеләп үтте ул. "Якты Пасха бәйрәме һәркемгә шатлык һәм җылылык бүләк итсен. Гаиләләрдә үзара аңлашу һәм иминлек булсын", - диде Линар Нурисламович.

Храм настоятеле җавап итеп, район җитәкчелегенә күрсәтелгән игътибарлары һәм изге котлаулары өчен рәхмәт белдерде һәм барысына да озын гомер һәм исәнлек теләде. Иерей Александр шулай ук үз мөмкинлекләре һәм башкарган вазыйфалары белән бәйле рәвештә чиркәүгә литургиягә килә алмаучыларга да котлау сүзләрен җиткерде.

Догаларыбыз һәрчак сезнең белән», – дип билгеләп үтте настоятель.

Пасха бәйрәме 40 көн дәвам итәчәк, әмма аның иң тантаналы атнасы – бәйрәмнең беренче атнасы. Гыйбадәтләр бу көннәрдә пасха төнендәге кебек уза. Гыйбадәтләр вакытында җәннәт ишекләрен хәтерләтеп, ишекләр ачык тора.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International