Нурлат шәһәренең Кооператив урамында чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе уза

2021 елның 17 апреле, шимбә

Район аграрийлары традицион продукция белән бергә язгы ассортиментны да тәкъдим итте. Якты Күл авылыннан Фәйзуллиннар теплицаларында кыяр апрель башында ук өлгерә башлаган. Көн саен иртән алар яңа уңышны җыеп  шәһәрнең сәүдә нокталарына алып киләләр.

Авыл хуҗалыгы ярминкәсе дә товарны сату өчен менә дигән мөмкинлек.

"Быел кыярны 9,5 сутыйдан артык җирдә үстерәбез. Помидорларга мәйданны бераз күбрәк – 12,5 сутый бүлеп калдырдык. Ярминкәләрдә якташларыбызны теплицалы помидорлар белән дә сөендерербез дип өметләнәбез», – дип уртаклашты гаилә башлыгы Рафик Фәйзуллин.

Чираттагы язгы ярминкә шәһәр халкын товарларның киң ассортименты белән сөендерде. Киштәләрдә – сыер ите, кош ите, фермерлардан сарык ите, бәрәңге – "Сөләйманов А.И." хуҗалыгыннан, ит продукциясе – "Заготпром" кооперативыннан, сөт продукциясе, икмәк-күмәч әйберләре, балык, бал, йомырка һ. б. лар. Бакча сезоны алдыннан күпләр суган, яшелчә орлыклары, шулай ук үсентеләр сатып ала алды.

Иртәдән ярминкәне оештыру белән Нурлат муниципаль районы Башлыгы Алмаз Әхмәтшин танышты, ул сатып алучылар һәм сатучылар белән аралашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International