Нурлат шәһәрендә ишегалды территорияләрен төзекләндерү проектлары турында Казаннан килгән проектчылар белән бергәләп фикер алыштылар

2021 елның 3 апреле, шимбә

Нурлатта «Безнең ишегалды» республика программасы уңышлы эшләп килә. Бүген Нурлат муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Руслан Морадыймов җитәкчелегендә, Казаннан килгән проектчылар тимерьюлчылар, шикәрчеләр бистәсендә, Тельман урамындагы 23 һәм 25нче йортлар ишегалдында булды. Алар ведомствосында ишегалды территорияләре булган идарәче оешмалар җитәкчеләренә, ишегалларын төзекләндерү проектларын тәкъдим иттеләр. ИК җитәкчеләре алар белән танышты, ишегаллары агымдагы елга “Безнең ишегалды” программасына кертелгән күпфатирлы йортларда яшәүчеләрнең теләкләрен исәпкә алып, үз төзәтмәләрен кертте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International