Нурлатта Габбас Гыйматдинов истәлегенә билбау көрәше буенча республика турниры тәмамланды

2021 елның 3 апреле, шимбә

Нурлатның яшь көрәшчеләре төрле авырлык категорияләрендә 13 медаль яуладылар.

Өч көн дәвамында Нурлат шәһәренең «Тулпар» спорт сараенда Социалистик Хезмәт Герое Габбас Кыям улы Гыйматдинов истәлегенә билбау көрәше буенча республика турниры узды. Ярышларда бөтен республикадан 2006-2008 елгы 160тан артык яшь көрәшче катнашты.

Бүген егетләр арасында төрле авырлык категорияләрендә финал очрашулары, шулай ук бүләкләү тантанасы булды. Ике көн ярыш нәтиҗәләре буенча мактау пьедесталына Нурлат районыннан 13 егет һәм кыз күтәрелде. Алар тренерлар Расих Сәмигуллин, Илшат Әһлиуллин, Әсләм Кәбиров, Рәмис Гозәеров һәм Илсур Вәлиев кул астында көрәш белән шөгыльләнәләр.

1 урын:

 Миронова Анастасия

Гыймадиева Рамилә

Илмир Рәхмәтуллин

Геннадий Насыйбуллин

 

2 урын:

Сәлахова Зөһрә

Мортазина Дарья

Надыршин Айрат

Сөнгатуллин Зөлфир

3 урын:

Рафис Гозәеров

Ринас Гозәеров

Разил Таҗиев

Сабир Заһретдинов

Руслан Ибраһимов

Аларга грамоталар, медальләр, шулай ук акчалата бүләкләрне Нурлат районы Башлыгы урынбасары Линар Маняпов, билбау көрәше халыкара федерациясе генераль секретаре, ТР билбау көрәше федерациясе башкарма директоры Хәбир Хәбибуллин, тренерлар һәм мактаулы кунаклар тапшырды.

Монда ук яхшы спортчыларны һәм тренерларны призлар белән билгеләп үттеләр. Зәйдән Җәлил Ибраһимов «Иң яхшы техника өчен» призына, Әлмәттән Анжела Закирова «Тамашачылар симпатиясе призы»на лаек булды.

Аксубайдан Гадел Садыйковка – «Иң яхшы алым өчен», Чаллыдан Азат Шәвәлиевка «Җиңүгә омтылыш өчен»призы тапшырылды. Иң нәтиҗәле тренер итеп Әлки районы тренеры Илдар Әхмәров танылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International