Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе» ФДБУнән 2021 елның 8 гыйнварында кич 18 сәгатьтән 9 гыйнвар көнне кичке 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең көчәюе турында консультация-кисәтү килде.
2021 елның 9 гыйнварында Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән көтелә:
Болытлы. Көндез бераз кар . Кайбер районнарда бозлавык, төнлә урыны белән буран. Җил көньяк-көнчыгыштан 5-10 м/с, төнлә урыны белән җилнең тизлеге 13 м/с ка кадәр җитүе ихтимал. Төнлә минималь температура -7..-10˚.Көндез иң югары температура-3..-6˚.Юлларда бозлавык, кар көртләре.
Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе киңәш итә:
Сак кына хәрәкәт итегез, ашыкмыйча гына, өслекнең тигезсезлеген исәпкә алып, бөтен табанга басыгыз. Өлкән кешеләргә резина аслы яки очланган шипылы махсус таяк кулланырга киңәш ителә. Әгәр Сез таеп китсәгез, егылу биеклеген киметү өчен чүмәшегез.
Ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз.
Җәяүлеләргә җәяүлеләр өчен билгеләнгән махсус урында гына урам аша чыгарга киңәш ителә.
Машина йөртүчеләргә:
Җәяүлеләргә киңәш ителә:
Буран чыкканда:
Сак кына хәрәкәт итегез, ашыкмыйча гына, өслекнең тигезсезлеген исәпкә алып, бөтен табанга басыгыз. Өлкән кешеләргә резина аслы яки очланган шипылы махсус таяк кулланырга киңәш ителә.
Актив ял итәргә яратучыларга үзләре белән төзек элемтә чаралары, навигация приборлары йөртергә киңәш ителә. Күз күреме начарайган очракта, җирлектә ориентлашуны югалтмас өчен, чаралар күрергә.
Буран һәм көчле җил юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да җитди куркыныч тудыра. Машина йөртүчеләргә кискен туктауларны булдырмаска кирәк: туктаганда тизлекне салмак кына киметергә. Тормоз вакытында берничә тапкыр тормоз педаленә басарга, шул рәвешле сигнал биреп, арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтергә. Автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына, шиннарның торышына игътибар итәргә кирәк. Барлык оптика төзек хәлдә булырга тиеш.
Ерак араларга барудан баш тартыгыз.
Җәяүлеләргә җәяүлеләр өчен билгеләнгән махсус урында гына урам аша чыгарга киңәш ителә. Ерактан яхшы күренүчән жилет кулланырга яки өс киемнәренә яктылыкны кире кайтаручы элементлар беркетергә.
Тәртипсез маневрлар ясаудан һәм хәрәкәт итү вакытында юлда кискен туктап калудан сакланырга, юл билгеләре күрсәтмәләрен, ЮХИДИ юл-патруль хезмәте хезмәткәрләренең таләпләрен һәм күрсәтмәләрен катгый үтәргә.
Бәла-каза очрагындаһәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм "101,112" номерына мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Шалтыратулар стационарһәм кәрәзле телефоннардан тәүлек әйләнәсе һәм бушлай кабул ителә.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "Ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.