"Бердәм Россия" партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсендә гражданнарны кабул итү декадасы старт алды

2020 елның 1 декабре, сишәмбе

Гражданнарны кабул итү декадасы бүген, 1 декабрьдә – «Бердәм Россия»Бөтенроссия сәяси партиясенең 19 нчы туган көнендә старт алды. Нурлатлылар дистанцион режимда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Людмила Рыбаковага мөрәҗәгать иттеләр. Ташламалы дарулар белән тәэмин итү, капиталь ремонттан соң фатирда температура режимы һәм субсидияләргә кагылышлы 3 мөрәҗәгать керде.

Бүген  гражданнарны кабул итү барлык башлангыч бүлекләрдә дә узды, авыл һәм шәһәр халкы шәһәр һәм район Советлары депутатларына үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International