Нурлатта “Татарстан кроссы-2018”дә стартка 3500гә якын спорт сөюче басты

2018 елның 15 сентябре, шимбә

Бүген, 15 сентябрьдә, Нурлат Бөтенроссия йөгерү көне “Татарстан кроссы-2018”гә актив кушылды. Аэропорт мәйданында үткән җиңел атлетика ярышларына  укучылар, җитәкчеләр, спорт ветераннары, төрле оешма-предприятиеләрдә хезмәт куючы спорт сөючеләр күпләп җыелды. Ярышларда катнашучыларны район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Линар Маняпов сәламләде. Ул спортчыларга уңышлы стартлар һәм җиңүләр теләде. Ярышларда ул үзе дә актив катнашты һәм VIP-йөгерештә беренче булып килде.

Быелгы ярышларда мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләре профсоюзы активистлары да күпләп катнашты – Совет җитәкчесе Фәридә Сәгыйрова җитәкчелегендә 70ләп профсоюз әгъзасы стартка басты. Елдагыча спорт ветераннары актив иде, биредә үк ГТО нормалары үтәргә дә мөмкинлек  булды.

Җиңүчеләр һәм призерлар грамоталар һәм бүләкләр алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International