Нурлатта чүпне аерым җыю буенча пилот проект старт ала

2018 елның 10 августы, җомга

Безнең барыбыз да Нурлатны чиста, матур итеп күрәсебез килә, ә бит күпчелек очракта бу кешеләрнең үзләреннән тора. 

Соңгы вакытта экологик куркыныч турындагы сораулар күбрәк күтәрелә, әмма без үзебез еш кына гамәлләребезгә игътибар бирмичә, аның сәбәпчеләре булып куябыз. Шәһәребезгә экологик куркыныч янамасын өчен, эшне үзебездән башларга кирәк. Чүпләрне аерым җыю – экологик бәлане булдырмау сәбәпләренең берсе. 
Күптән түгел генә без шәһәребез ишегалларында гадәти булмаган контейнер мәйданчыклары пәйда булуына игътибар итә башладык. Аларның берсе янында без шәһәрле Светлана Моисееваны очраттык. Аның кулында ике пакет иде, берсен ул контейнерга атса, икенчесен “Пластик” дип аталган тәрәзәгә салды. Светлана безнең белән үз фикерләрен уртаклашты: “Яңа контейнерлар урнаштыргач, чүпне чыгарасы җиңеләйде. Ризык калдыкларын без контейнерга салабыз, ә кәгазь, пластик һәм пыяланы – махсус бүлекчәләргә. Бу бик уңайлы, безгә ошый. Контейнер мәйданчыклары чистарды, алар янындагы этләрнең саны да кимеде, хәзер балаларны да чүп чыгарырга җибәрергә була. Нурлатлылар әлеге кагыйдәләрне сакларлар, дип ышанам”. 
Чүп чиләкләрендәге чүпләрне дүрт категориягә бүләргә мөмкин: органика, пластик, пыяла һәм кәгазь. Боларның барысын да икенче тапкыр эшкәртергә мөмкин. Каты көнкүреш калдыкларын бүлү тирә-як мохиткә экологик йөкләмәне күпкә киметәчәк. Нәкъ менә шул максатлардан 2019 елның 1 гыйнвареннан чүпләрне аерым җыю турындагы закон кабул ителде. 
– Бүгенге көндә шәһәрдә 12 заманча экобокс урнаштырылган. Безнең бурыч – халыкны чүпләрне өйләрендә үк аерып чыгару. Хәзер икенчел чимал эшкәртә торган предприятиеләр күп. Аңардан җылылык һәм күптөрле товарлар алына. Шәһәребез халкы да башка илләр мисалында экологик культурага өйрәнсеннәр иде. Шәһәрдә яңа үрнәктәге 70 контейнер мәйданчыгы урнаштырдык, – диде “Мехуборка” ОООсы директоры Рөстәм Кавиев. 
Нурлатлыларга шундый ук үтенеч белән шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәсим Мөкминов та мөрәҗәгать итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International