Гомумшәһәр планеркасында мөһим мәсьәләләр хакында сөйләштеләр

2018 елның 10 июле, сишәмбе

Ягу сезонына әзерлек, район һәм шәһәр территориясендә юл эшләренең барышы, су объектларында халыкның уяулыгын арттыру, 2017-2018 уку елына нәтиҗәләр һәм Росреестрның ТР буенча Идарәсе Нурлат бүлеге эшчәнлеге. Кичә Нурлат районы предприятиеләре, оешмалары җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашында үткән гомумшәһәр планеркасында бүгенге көн өчен актуаль булган шундый сораулар каралды. Традицион планерка район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Әхмәтшин башлангычында узды. Һәр чыгыш ясаучы тема буенча иң мөһим моментларга тукталды. Мисал өчен, су объектлары бу көннәрдә аеруча зур игътибар сорый. Алмаз Әхмәтшин сулыкларда, аеруча “Заречный” балаларны сәламәтләндерү лагере территориясендәге яр буйларында  контрольне көчәйтергә чакырды. Районда халык өчен су коену урыннары булдыру вариантлары карала һәм район башкарма комитеты җитәкчесе бу юнәлештә эшне активлаштыру кирәклеген әйтте. БДИга әзерлек шулай ук планеркада мөһим тема буларак каралды. Моның белән бәйле рәвештә Алмаз Сәлимович чыгарылышларны дәүләт аттестациясенә сыйфатлы әзерләү өчен барлык шартларны да тудырырга чакырды, мәктәпләр базасында төрле фәннәр буенча әзерлек үзәкләре оештырырга тәкъдим итте. Планерка бүләкләүләр белән төгәлләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International