Авыл җирлеге документлары

Фома авыл җирлеге: 423012, Татарстан Республикасы, Нурлат районы, Фома авылы, Совет урамы, 19нчы йорт Телефон: 8(843)45- 35261 Авыл җирлеге башлыгы, башкарма комитет җитәкчесе: Абдрахманов Рәшид Хадый улы Кабул итү көннәре: сишәмбе көнне сәгать 8.00 дан 16.00 хәтле Фома авыл җирлеге Нурлат районының көньягында урнашкан. Зур өлеше Самара өлкәсе, шулай ук Биләр-Озеро, Биккол, Бикүле авыл җирлекләре белән чиктәш. «Фома авыл җирлеге» муниципаль берәмлеге территориясе составына Фома авылы керә, муниципаль берәмлек җирләренең гомуми мәйданы 2800 га тәшкил итә. Фома авылында, барлыгы 577 кеше яши: 306 эшләүче халык, 202 пенсионер, мәктәпкәчә яшьтәге һәм мәктәп яшендәге 69 бала яши. Эшкә сәләтле, халыкның төп өлеше Сөләйманов А.И. крестьян-фермер хуҗалыгында эшли, анда терлекчелек һәм үсемлекчелек белән шөгыльләнәләр. Авылда 274 шәхси хуҗалык ел саен дәүләт ярдәме Программаларында катнаша, терлек тотуга, кошчылык үрчетүгә, кече фермалар төзелешенә акчалата ярдәм ала. Фома авыл җирлеге Нурлат шәһәре белән маршрут автобуслары белән бәйле, шулай ук Чистай, Әлмәт, Тольятти, Ульяновск шәһәрләре белән транзит автобус маршрутлары уза. Җирлектә урта мәктәп, мәдәният йорты, китапханә, ФАП, почта бүлекчәсе, ветеринар пункт, шәхси кибетләр үз эшчәнлеген алып бара. Балалар мәйданчыгы, спорт, хоккей мәйданчыклары бар.
,
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International