Нурлат ветеринарлары шәхси хуҗалыклардагы кош-кортка кош гриппыннан вакцинация ясый

2017 елның 18 июле, сишәмбе

Бу көннәрдә Нурлат дәүләт ветеринария берләшмәсе белгечләре 5 төркемгә бүленеп  район авылларында шәхси хуҗалыкларда асрала торган барлык кош-кортка кош гриппына каршы вакцина ясау белән мәшгуль. Районга 24 меңгә якын доза вакцина кайткан, ул районның 20 торак пунктындагы кош-кортка җитәргә тиеш. Әлеге  чара республикада, шул исәптән районда да кош гриппын профилактикалау, әлеге авыруның таралуына юл куймау  максатыннан үткәрелә. 
Ветеринария белгечләре Равил Яруллин, Илһам Гайсин һәм Румия Дәүләтшинадан торган төркем бүген Пушкино поселогында йорттан йортка  йөри. Хуҗаларның күбесе белгечләрне хуплап каршы ала. Йортларында 24 баш тавык асраучы Вячеслав һәм Татьяна Михеевлар да кошларына вакцина ясауга каршы төшмәделәр. Киресенчә, шатланып риза булдылар. 
–    Вакцинадан соң тавыкларыбызда кош гриппы булмасына йөз процент ышанып яши алабыз. Күңелебез тыныч булачак, – ди хуҗабикә Татьяна Андреевна. 
Вакцина кошларны 1 елга якын кош гриппыннан саклый, ул кошлар өчен куркынычсыз санала һәм түләүсез ясала. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International