Бүген дәүләт янгын күзәтчелеге оешуына 90 ел тулды

2017 елның 18 июле, сишәмбе

Күзәтчелек эшчәнлеге бүлегенең баш инспекторы Әлмарис Талипов бу системада инде 15 ел эшли. Күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге алдындагы бурычларның никадәр җаваплы булуын ул бик яхшы белә.
– Әйтик, янгын турында хәбәр керде, ди. Мин янгын сүндерүчеләр белән бергә сорау алу өчен һәлакәт урынына чыгам, – дип сөйли ул.
Ачыкланганча, янгын урынына соңрак та барырга була икән, әмма төрле сәбәпләр, мәсәлән, һава торышы нәтиҗәсендә мөһим билгеләр юкка чыгарга мөмкин. Шуңа күрә инспектор гадәттән тыш хәл төнлә булса да, кайнар эздән тикшерүне өстен күрә икән.
– Күзәтчелек эшчәнлеге бүлегенең хәбәр кергәннән соң реагирлау өчен 2 минут вакыты бар, – дип ачыклык кертте Әлмарис Талипов.
Янгын частена эшкә лейтенант званиесендә ул 2002 елда, Екатеринбург хәрби-янгын училищесын тәмамлаганнан соң килә. 125нче янгын часте җитәкчесе Илһам Курамшин һәм дәүләт янгын күзәтчелегенең район буенча бүлеге җитәкчесе Николай Захаров башлангычында беренче күнекмәләр ала, тәҗрибә туплый. Ул чакта Әлмарис Талипов янгынны ликвидацияләүдә дә катнаша, тикшерүләр белән дә шөгыльләнә.
– Ул вакытта һәркайсыбызда рация бар, без аларны, хәзер кәрәзле телефоннар шикелле үк, һәрвакыт, хәтта урамда да үзебез белән йөртә идек, – дип уртаклашты Әлмарис Ниязович. Ул үзенең беренче – зур янгын тикшерүен бүген дә яхшы хәтерли.
– 2003 елда авылларның берсендә терлекләре белән ферма янды. Кызганычка каршы, янгынны бик соң күреп алалар, – дип исенә төшерә ул. 13 ел элек районыбыз авылларының берсендә кешеләр һәлакәтенә китергән янгынны да беркайчан онытмас ул.
2007 елда янгын часте икегә бүленә. Бер системада калсалар да, янгын часте гадәттән тыш хәлләр нәтиҗәләрен ликвидацияләү белән шөгыльләнә, ә күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге тикшерүләр үткәрә. Гаиләле кешегә, әлбәттә, биредә тормыш иптәшенең теләктәшлек күрсәтүе бик мөһим.
– Элегрәк тормыш иптәшем белән кайбер аңлашылмаучанлыклар да була иде, аны да аңларга була: кайвакыт эштән шалтырату белән үк төнлә белән дә өйдән чыгып китәргә туры килә. Яисә барысының да хезмәт көне тәмамлана, ә син әле һаман да юк һәм кайчан кайтачагың да билгесез, – ди Әлмарис Талипов. Әмма аңлашылмаучанлыклар үткәндә калган. Аның хезмәтенә тормыш иптәше Зөлфия дә күнеккән, хәзер, Әлмарис Ниязович сүзләренә караганда, үзе дә, укучы кызлары Аделина белән Алинә дә эшкә җыенырга булышалар икән. 
Еллар үткән саен күзәтчелек эшчәнлеге бүлегенең функцияләре дә арта бара: 2009 елдан ул гражданлык оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр өлкәсендә сак астындагы корылмаларны, аларның саклагыч чаралары белән комплектланган булуын тикшерә, предприятие, оешма-учреждениеләрдә янгын-профилактика чаралары оештыра, шул ук юнәлештә күпбалалы гаиләләр, ялгыз яшәүче гражданнар белән эшли... Моннан тыш, Әлмарис Талипов Казанның 1000 еллыгын бәйрәм иткәндә, универсиада вакытында кешеләрнең иминлеген тәэмин итү буенча чараларда да катнаша. Моның өчен ул бүләк ала, I һәм II дәрәҗә “Хезмәттәге казанышлары өчен” медале белән бүләкләнә, Рәхмәтләре һәм грамоталары бар. Мәшгульлегенә дә карамастан, нәфис әдәбият укырга да вакыт таба, аны бигрәк тә тарихи тематика кызыксындыра. Ә инде хезмәтенә кагылышлы майор Талипов түбәндәге сүзләрне әйтте:
– Әтиемнең киңәшен тыңлап, хәрби улилищега кереп дөрес эшләдем. Бу хакта бер тапкыр да үкенмәдем.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International