Нурлатлылар «Хәтер шәме» Бөтенроссия мемориаль акциясенә кушылды

2017 елның 22 июне, пәнҗешәмбе

Кичә кичке 9да нурлатлылар “Бердәм Россия” партиясенең “Тарихи хәтер”  федераль проекты кысаларында үткәрелгән “Хәтер шәме” акциясенә кушылып, 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә мемориаль комплекска җыелдылар. Бу вакытта явып торган яңгыр да акциягә комачаулык итә алмады. Нурлатлылар коллективлар белән дә, аерым да һәйкәл янына килеп, чәчәкләр салдылар, якташларыбзын бер минутлык тынлык белән искә алдылар  һәм Бөек Ватан сугышында һәлак булган туганнары, якташларыбыз истәлегенә хәтер шәмнәре кабыздылар. Ә шәмнәр Билгесез солдат һәйкәле каршында символик “Помним”  дигән сүз рәвешендә тезелде. Бу нурлатлыларның Бөек Ватан сугышында катнашкан барлык якташларыбызны да онытмаулары, аларның бүген дә йөрәкләрдә яшәве турында сөйли.  Акция төрле яшьтәгеләрне  берләштерде – килүчеләр арасында балалар да, олылар да, хезмәт коллективлары да бар иде, гаиләләр белән кушылучылар да булды. Акциядә катнашучылар шәмнәрне кабызгач та таралышырга ашыкмады, чара хәтер яңарту, батырларыбызны искә алуга корылган патриотик чара булып узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International