Бу көннәрдә Илюткино авылында Совет һәм Горький урамнары киселешендәге 180 метрлы арада юл төзелеше бара. Бу эшләр үзара салым программасы средстволарына эшләнә. Подрядчы – “Хәмидуллин Р.Р.” шәхси предприятиесенең юл хезмәткәрләре әлеге участокта әлегә юл өслеген әзерләү белән мәшгуль, якын араларда вак таш салыначак.